«Көчле армия – көчле Россия»: патриотлык сәгате (12+)

21 февраль, Ватанны саклаучылар көне якынлашканда, 16 нчы санлы китапханә «Көчле армия – көчле Россия» дигән патриотлык сәгате уздырды. Ул хәрби-патриотик бәйрәмгә әйләнде. 

6
IMG_20230221_081439
IMG_20230221_084118 (2)

Чара башында балалар бәйрәмнең тарихына экскурс кылды, армиянең барлыкка килү тарихы, аның сугышчан үткәне, бүгенге көндәге армиянең хәле белән танышты, шулай ук ни өчен нәкъ менә 23 февраль көнне барлык ир-атларны котлавыбыз һәм илебездә бу бәйрәмне ничек билгеләп үтүләре турында белде. Шуннан соң яшьләр төрле уен һәм бәйгеләрдә катнаштылар: «Тоткарланган шифрлау»да шифрлы дошман телеграммаларын укыдылар, «Эрудит-викторина»да сугышчан тарихи фактлар буенча яхшы белемнәрен күрсәттеләр, «Хәрби кроссворд»та хәрби ребус һәм табышмакларны чиштеләр. Яшь патриотлар марш сафы һәм сафта җыр башкару буенча белемнәрен күрсәтте. «Хәрби тапкырлык» бәйгесе вакытында командалар Ватан тарихы буенча биремнәрне уңышлы башкарды, Россия армиясе һәм Россия Федерациясе Хәрби-диңгез флотының хәрби дәрәҗәләре турында сорауларга активно җавап бирде.
Чара азагында уенда катнашкан барлык егетләрне солдатка багышлау чарасы үтте, ә кызлар аларны якынлашучы бәйрәм белән котлады. Чарадагылар Россиядә хәрби эш һәрвакыт хөрмәткә лаек булуына һәм солдат исеме барысына да караганда да югарырак бәяләнүенә инанды. Яшьләр «ЧЫН ИР-АТ» һәм Туган илебез сакчысы горур исеменә тап төшермәс дип ышанып калабыз.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: